Сахаевский сельский многофункциональный клуб
филиал муниципального автономного
учреждения культуры
«Кармаскалинская централизованная клубная система»
logo
САХАЙ КҮП ТАРМАҠЛЫ АУЫЛ КЛУБЫ
Башҡортостан Республикаһы Ҡырмыҫҡалы районы муниципаль районының
“Ҡырмыҫҡалы үҙәкләштерелгән клуб системаһы”
муниципаль автономлы мәҙәниәт учреждениеһының филиалы
Республика Башкортостан, Кармаскалинский район, с.Сахаево ул.Шоссейная 3
e-mail: sahaevsky.smfk@yandex.ru

Митинг “Онытмыйбыз! Зурлыйбыз! Горурланабыз!”

8май көнне Иске Акташ авылында “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына” багышланган “Онытмыйбыз! Зурлыйбыз!Горурланабыз!”-дигән митинг узды.Барча халык: яше,карты, олысы, кечесе бердәм булып авылыбыз уртасында “Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр” һәйкәленә җыелды.Һәйкәл янында оештырылган митинг һәм чәчәкләр салу тантанасында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, “Яшьлегем  моңнары”ансамбле, балалар  катнашты.Кунакларга сәләмләу сузе белән, Сахай авыл хакимияте башлыгы Ришат Равил улы Хөснетдинов мөрәҗәгать итте.”Иске Акташ авылыннан сугышка 259 кеше алынган”-диде Ришат Равил улы.Без яугирләрнең ,тыл эшчэннэренең батырлыгын онытмыйбыз,кыю якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз! Бүген безнең арада Украинада махсус операция зонасында хезмәт иткән егетебез булуы икеләтә сөенеч”-диде Ришат Равил улы.

Җиңү көне -9май бәйрәме чорында шундый әһәмиятле кунак,яугиребез бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

Автойөгереш авторлары һәм анда катнашучыларга,халкыбызның бөек батырлыгы турында хәтерне саклауга зур өлеш кертүләре,яшьләргә патриотик тәрбия бирүләре өчен рәхмәтен белдерде.Афганстан сугышы ветераны Фанил Мухлис улы Гатауллин да авылдашларны бәйрәм белән тәбрик итеп,матур теләкләрен җиткерде.Авылыбызнын узаманнары да матур теләкләр теләделәр. Соңыннан якташлар,авылдашлар ,балалар обелискка чәчәкләр салдылар һәм минутлык тынлык белән искә алдылар.Авылыбызның имам хатыбы Вәлиҗан хәзрәт Тимерҗан улы аятләр укыды һәм узе исеменнән дә чәчәк гөлләмәсе салды.Бу чара һәркемнең күңелендә җылы тәэсиратлар калдырды.Дөньялар имин,күкләребез тыныч булсын!!!