Сахаевский сельский многофункциональный клуб
филиал муниципального автономного
учреждения культуры
«Кармаскалинская централизованная клубная система»
logo
САХАЙ КҮП ТАРМАҠЛЫ АУЫЛ КЛУБЫ
Башҡортостан Республикаһы Ҡырмыҫҡалы районы муниципаль районының
“Ҡырмыҫҡалы үҙәкләштерелгән клуб системаһы”
муниципаль автономлы мәҙәниәт учреждениеһының филиалы
Республика Башкортостан, Кармаскалинский район, с.Сахаево ул.Шоссейная 3
e-mail: sahaevsky.smfk@yandex.ru

“Нәүрүз- мөбәрәк булсын!”

Тып-тып тама тамчылар,җырлап бәйрәм коенә,алар да бит шундый матур,Нәүрүз бәйрәме килуенә соенә кебек.Буген 21 нче март Нәүрүз бәйрәме,көн белән төн тигезләшкән көн.Нәүрүз бәйрәмендә гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар.Бу көнне чиста киемнәр кигәннәр. Нәүрүз алды чәршәмбесендә урамда учак ягып, аның аша җидешәр тапкыр сикерергә кирәк булган. Яки берәр тапкыр җиде учак аша. Узган елгы гөнаһлардан арыну өчен шулай ук Нәүрүз алды кичендә агымсу аша сикергәннәр.Искеакташлылар да Нәүрүз бәйрәмен гөрләтеп үткәрделәр буген,исеме-җисеменә килеп тора дигәндәй,көне дә кояшлы булды.Бәйрәм җыр-моң,уен-көлке белән үрелеп барды,авылдашлар бер-берсенә изге теләкләр теләп, коймаклап,татлы ризыклар белән самовар чәйләре эчеп,уеннарда катнашып,бүләкләр алып,куңелле ял иттеләр.”Яшьлегем моңнары”ансамбле кызларына авылыбыз узаманнары зур рәхмәтләрен белдерделәр.Бәйрәм барсының куңеленә хуш килде.